Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Билет алырга ашык!

Футбол җанатарлары өчен куанычлы хәбәр - кичә Дөнья чемпионатына билетлар сатыла башлады. Юк, бу әле билет киоскларында миллионлаган чират тезелде дигән сүз түгел. Билетны хәзер интернет аша гына алалар. Дөнья чемпионатын үз күзләрең белән күрү өчен дә FIFA.com/bilet сайтында гариза калдырырга кирәк.

Россия тарихында беренче булган әлеге зур чараны карау безнең ил вәкилләренә 1280 сумга төшәчәк. Бу, әлбәттә, иң очсыз, дүртенче категория билетлары. Шулай ук Бразилия белән Көньяк Африка республикасы җанатарларына да билетларны ташлама белән алу мөмкинлеге бирелә. Футбол мөмкинлекләре чикле булган яки гәүдә авырлыгы артык зур булу аркасында бер утыргычка гына сыймаган кешеләр өчен дә ачык - алар өчен аерым билетлар сатыла. «Россия-2018» оештыру комитеты рәисе Виталий Мутко сүзләренчә, билетларның күп өлеше безнең ил вәкилләренә тапшырылачак.
Конфедерацияләр Кубогындагы кебек үк тулыканлы җанатар булу өчен билет алу гына җитми - Fan-ID паспортын булдыру кирәк. Әлеге паспортны Казанда тагын ике җирдә тапшыра башлаячаклар: беренчесе - «Казан Арена» стадионы, икенчесе - Кремль яр буе. Татарстанның яшьләр эшләре һәм спорт министры Владимир Леонов хәбәр иткәнчә, андый пунктлар барлыгы алты булачак.
- Тора-бара Fan-IDны шәһәргә, илгә керү пунктларында, мәсәлән, аэропорт, тимер юл вокзалында да алып булачак. Ләкин бу әле гамәлгә кертелмәгән проект кына, аны эшләп бетерәсе бар, - диде министр.
Чемпионатның беренче уеннары июнь аенда гына башланса да, «Казан-Арена» стадионы инде майда ук тулысынча әзер булырга тиеш. Ярышларга кадәр берничә тест матчы да узачак. Стадионның газоны да шул ук килеш кала. Оештыручылар сүзләренчә, аның газоны «прошивка» техникасы буенча, заманча технологияләрне кулланып ясалган. Шуңа да газон нинди дә булса җитди үзгәрешләр таләп итми.
«Казан-Арена»ны экологик стандартларга тулысынча туры килә дип бәяләгән белгечләр. Бу - Россиядә беренче «яшел» сертификат алган стадион. Ул электр энергиясен, суны экономияли, чүпне сортларга бүлеп җыя. Ә әйләнә-тирәсендәге яшеллеккә су сибү өчен яңгыр суын куллана.
Чемпионатка кадәр бездә шундый ук «шәп» газонлы футбол мәйданчыгы тагын дүртәү булачак. Аларны «Свияга» ату комплексы янында, «Идел» яшьләр үзәгендә, Мирный бистәсендәге «Динамо» стадионында һәм «Трудовые резервы» стадионында күреп булачак.
10 октябрь көнне Россия җыелмасы Иран футболчыларына каршы уйный. Әлеге матч кысаларында, киләсе Дөнья чемпионатын кабул итүче шәһәрләр семинары булачак. Биредә футбол бәйрәмен тиешле дәрәҗәдә кабул итүгә кагылышлы мәсьәләләр каралачак.
Футбол буенча дөнья чемпионаты 14 июнь-15 июль көннәрендә уза.
Чемпионатны Казан, Мәскәү, Санкт-Петербург, Волгоград, Түбән Новгород, Самара, Саранск, Сочи, Ростов-на-Дону, Екатеринбург шәһәрләре кабул итә. Барлыгы 11 пункт.
Татарстан башкаласында алты матч узачак. Дүртесе - төркем этабы матчлары. Шулай ук финалның 1/8 һәм 1/4 өлешендә берәр матч бездә булачак.

http://www.shahrikazan.com

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев