Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Битлек-пирчәткәне Яңа елга кадәр киясе?!

Казанда битлек-перчатка киюләр ким дигәндә, ел ахырына кадәр дәвам итәчәк. Бу хакта Казан мэриясендә узган киңәшмәдә шәһәр башлыгы Илсур Метшин җиткерде.

– Бу бер көнгә,  бер атнага, бер айга гына түгел, ким дигәндә, ел ахырына кадәр сузылачак,  – диде ул.

Битлек-пирчәткәләрне кайда кияргә, кайда  юк?Моны әле һаман да  күбебез аңлап бетерми. Сорауларга җавапларны Татарстан  буенча Эчке  эшләр министрлыгыннан белештек.

Битлек, перчаткаларны кайда киябез?

*Таксида, җәмәгать транспортында, кибеттә

Перчатканы кайчан кимибез?

* Югарыда әйтелгән  җәмәгать урыннарыннан кала барлык җирдә, әйтик,  уку йортында, хастаханә, почта, банк һәм башкаларда.

Урамда битлекне ияккә төшереп йөрсәң  дә ярыймы?

* Урамда битлек кию мөһим түгел, ләкин ул колак артына эләктерелгән булырга тиеш. Бу очракта полиция хезмәткәрләре туктатмаячак. Кеше  белән аралашканда, аны  кияргә кирәк. Әгәр урамда битлегең булмаса, штраф түләргә туры киләчәк. Урамда  эскәмиядә ялгыз утырганда, кимәсәң дә ярый.  Әгәр  яныңа кем дә булса килепутырса киясе. Подъезддан чыкканда да кимичә ярамый, юлда кемдер очрап, сөйләшеп торуың бар.

Шәхси автомобильдә киясеме?

* Юк

Күпме штраф көтә?

*Битлек, перчаткасыз йөрүчеләргә 20.6. 1 маддәсе буенча йә кисәтү ясала, йә  1–30 мең сумга кадәр штраф каралган. Аның күләме суд аша хәл ителә.

Сәрия Мифтахова

Илдар Мөхәммәтҗанов фотосы

 

Ватаным Татарстан

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев