Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Бәлагә юлыкканнар ярдәмсез калмас

Шәһәр хакиме Наил Мәһдиев 53/28 йортындагы янгын нәтиҗәсендә торыр урынсыз, кием-салымсыз калган кешеләр белән "Нур" яшьләр үзәгендә узган очрашуда шулай диде. Наил Гамбәр улы әйтүенчә, бүгенге көндә җимерелгән фатирларны төзекләндерү буенча җитди эш алып барыла. Зыян күрүчеләргә шәһәр дә, "КАМАЗ" АҖ дә ярдәмгә киләчәк. Кирәк булса, хакимият Татарстан хөкүмәтенә һәм...

"Әйдәгез сабыр булыйк"! - дип мөрәҗәгать итте мэр - 53/28 йортында яшәүчеләргә. "Янгын чыккан подъезда хәл катлаулы. Анда республиканың иң яхшы экспертлары һәм төзүчеләре эшли. Зыян күрүчеләр, фәкать аларның рөхсәтеннән соң гына, фатирларына кабаттан кайта алачак. Без кешеләрнең тормышын куркыныч астына куя алмыйбыз. Яшәү өчен яраклы хәлгә китерелгәч, ул подъездга иң беренче булып үзем керәм", - дип белдерде Наил Гамбәр улы. Ә менә икенче подъезддагы өченче һәм дүртенче төзелеш линияләрендәге фатирларда яшәүчеләргә өйләренә кайтырга рөхсәт бирелде. Анда "Челны-газ" компаниясе белгечләре торбаларны төзекләндерү эшләре башларга җыена. Экспертлар бу фатирларда яшәүчеләр өчен коммуналь хезмәтләрне, ягъни, су, электр энергиясен һәм зәңгәр ягулыкны инде бирергә ярый дигән карарга килгән.

Сүз уңаеннан, очрашу барышында зыян күрүчеләр, торак-коммуналь хезмәтләр өчен түләү мәсьәләсе белән дә кызыксынды. "Йортта беркем дә яшәми, шуңа күрә бу вакыт өчен берәү дә түләмәячәк", - диде хаким. Ул бу мәсьәләнең якын арада хәл ителәчәген белдерде. Шулай ук шәһәр башлыгы бернәрсәсез калган шәһәрдәшләребезгә кирәк-яраклар, кием-салым алу белән дә ярдәм итәргә ышандырды. Автозавод районы башлыгы Раушан Усманова укучы балаларның мәктәп өчен кирәк-яраклар белән тәэмин ителәчәген белдерде. Әлеге тәкъдимне Россия Дәүләт Думасы депутаты Әлфия Когогина да хуплады. "Мәктәп укучыларын кайгыртуны шәһәр хакимияте үз өстенә алырга тиеш", - диде ул.

Гомумән, шәһәрнең барлык хезмәтләре халыкны борчыган мәсьәләләрне контрольдә тота. Әйтик, паспорт-виза хезмәте бәлагә юлыгучыларга документларын кайтарырга ярдәм итәчәк. 3 августта исә лаеклы ялдагыларга элемтә бүлекләрендә пенсияләре биреләчәк.

"Шәһәр көненә, 10 августка барлык төзекләндерү эшләрен тәмамлап, йортта яшәүчеләргә бүләк ясарга тырышырга кирәк", - диде башкарма комитет җитәкчесенең беренче урынбасары Владислав Гаврилов. Бүләк дигәннән, 53/28 йортында зыян күрүчеләр өчен махсус хәйрия счеты да булдырылды. Аны "Тулпар" территориаль иҗтимагый совет рәисе Зифа Камил кызы Подвалова ачты. Аның аша теләге булган һәркем шәһәрдәшләребезгә азмы-күпме акча күчереп ярдәм итә ала.

Акчаларның кай юнәлештә сарыф ителүен башкарма комитет контрольдә тотачак. Счеттан аны башкарма комитет җитәкчесенең беренче урынбасары Владислав Гаврилов рөхсәте белән генә алып булачак, дип хәбәр итә башкарма комитетның матбугат хезмәте.

Зөлфия ГАЛИМ

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев