Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Бүләкләргә бай юбилей, яки “Өчпочмак” сәхнәдә зур бәйрәм

Чаллы татар дәүләт драма театры 25 еллык юбилеен билгеләп үтте. Моннан чирек гасыр элек, 21 декабрьдә театр Рабит Батулланың "Күбәләк булып җаның кайтыр" спектакле белән беренче сезонны башлап җибәрде. Шуннан соң театр тарихына алтын хәрефләр белән язылган 94 спектакль куелды. Юбилей кичәсендә Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре Рашат Фәйзерахманов җитәкләгән коллектив...

Чаллы татар дәүләт драма театры 25 еллык юбилеен билгеләп үтте. Моннан чирек гасыр элек, 21 декабрьдә театр Рабит Батулланың "Күбәләк булып җаның кайтыр" спектакле белән беренче сезонны башлап җибәрде. Шуннан соң театр тарихына алтын хәрефләр белән язылган 94 спектакль куелды.

Юбилей кичәсендә Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре Рашат Фәйзерахманов җитәкләгән коллектив тугры тамашачыларына, якын дусларына Булат Сәлаховның "Яр" драмасын күрсәтте. Артистларның шатлыгын уртаклашырга республикабызның һәм күрше Башкортостанның татар театрларыннан бик күп мәртәбәле кунаклар килгән иде.

Беренче булып сәхнәгә Татарстан мәдәният министры Айрат Сибагатуллин күтәрелде. Ул коллективка Татарстан Президенты Рөстәм Миңнехановның Рәхмәт хатын тапшырды. "25 ел эчендә сез 100гә якын спектакль куеп, милләтебезне рухи яктан баеттыгыз. Шунысы куанычлы, гастрольләр географиясе елдан-ел киңәя. Коллектив чит илләрдә узган театр фестивальләреннән югары бәя алып кайта. Еллар узган саен, гаилә үсә, ишәя. Күрәм, сезгә дә бу зал кечкенә. Бина турында уйларбыз, дип, ул бер төркем хезмәткәрләргә хөкүмәт бүләкләре тапшырды. Театрга нигез салучы, баш режиссер Фаил Ибраһимов "Татарстан Республикасы алдындагы казанышлары өчен" ордены белән бүләкләнде. Алсу Хәбетдинова "Татарстанның атказанган артисты" исеменә лаек булды.

Аннан соң көчле алкышлар астында сәхнәгә Г.Камал театры актеры, Татарстанның халык артисты Ринат Таҗетдинов, Г.Камал театрының баш режиссеры, театр әһелләре берлеге рәисе Фәрит Бикчәнтәев күтәрелде. "Чаллы - саллы шәһәр. Аңа заманча театр бинасы кирәк. Мондый талантлы артистлар "өчпочмак" сәхнәдә уйнарга тиеш түгел", - диде яраткан артистыбыз. Фәрит Бикчәнтәев, үз чиратында, театрга төсле принтер, артистларга Мактау грамоталары тапшырды.

Шәһәр башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Рамил Хәлимов, мәдәният идарәсе башлыгы Эльвира Ногманова, "КАМАЗ" акционерлык җәмгыяте профсоюз комитеты җитәкчесе Александр Васильев бүләкләр тапшырды.

Аннары Башкортостан һәм Татарстан театрлары җитәкчеләре сәхнәгә күтәрелеп, хезмәттәшләренә изге теләкләрен җиткерделәр. Бу кичтә "Артистларга - сәламәтлек, иҗади уңышлар, театрга - заманча бина!" - дигән теләк "кызыл җеп" булып сузылды. Батталов исемендәге Бөгелмә рус театры вәкиле: "Наил Мәһдиев Бөгелмәдәге рус театры бинасын танымаслык итеп төзекләндерде. Чаллы татар театры да биналы булыр", - дип өмет уятты. Шөкер, Наил Гамбәр улы театрга ярдәм итә башлады инде. Чирек гасырлы тарихта беренче тапкыр шәһәр хакимияте тарафыннан коллективка өч бүлмәле фатир бирелде. Бу - яшь артистларга менә дигән бүләк.

Бу кичтә Татарстанның халык артисты Булат Сәлахов - Уфа шәһәре, ә Россиянең атказанган артисты Инсаф Фәхретдинов Тукай районы хакимиятенең Мактау грамотасы белән бүләкләнделәр.

Кыскасы, театрда бу кич бүләкләргә мул булды. Артистларга - мактаулы исемнәр, Рәхмәт хатлары, театрга - принтерлар, картиналар, ике капчык шикәр комы, самавыр һәм башка бүләкләр тапшырылды. Бу кичтә тамашачылар рәхәтләнеп ял иттеләр, яраткан артистлары белән аралаштылар.

Театр директоры Рашат Фәйзерахманов коллективның шатлыгын уртаклашырга килгән җитәкчеләргә, тамашачыларга рәхмәт белдерде. "Юбилейларда гына түгел, һәр көнне спектакльләрдә очрашыйк. Бергә булганда авырлыкларны җиңәрбез", - диде ул.

Милли рухны, милли мәдәниятне саклап калуга зур өлеш керткән коллективка киләчәктә дә уңышлар юлдаш булсын, артистларның барлык хыяллары тормышка ашсын.

Равил Сабыр фотолары

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев