Шəhри Чаллы
  • Рус Тат
  • Бәрәңгене ничек сакларга?

    Бәрәңгене алырга атна-ун көн калгач, аның сабагын 10-15 сантиметр калдырып чабарга һәм җыеп алырга кирәк. Әмма бәрәңгеләрнең сабакка тиюенә юл куярга ярамый. Чөнки сабак еш кына фитофтора белән зарарланган була һәм җыелган уңышка аны йоктыруы ихтимал. Фитофторалы бәрәңге тәүдә — кара-зәңгәрсу, ә аннары көрән таплар белән каплана. Мондый бәрәңге бик тиз чери һәм куллануга тәкъдим ителми. Әгәр ашарга уйласагыз, зарарланган урыннарын тирән итеп кисеп ташлагыз.

    Бәрәңгегә зыян китермичә, саклык белән казып алырга тырышырга кирәк. Бәрелгән-сугылганнарын озак сакларга киңәш ителми. Казып чыгарылган бәрәңгене җилдә һәм кояшта 40 минуттан артык тотарга ярамый, югыйсә, саклаганда ул чери. Сайлап алынган бәрәңгене саклауга салыр алдыннан әйбәтләп киптерергә кирәк. Моны салкынча, коры һәм мотлак караңгы урында эшлиләр, әгәр якты булса, ул яшелләнә. Ә андый бәрәңгене азактан кулланырга ярамый. Шыткан бәрәңгене ашау да хәвефле, чөнки шыту барышында анда агулы органик матдә — соланин барлыкка килә. Мондый бәрәңге агуламый, әмма сәламәтлек өчен зарарлы. Саклау өчен сайлаганда тимерчыбыкка охшаш кортлар (проволочница) зарарлаганнарын аерып алырга кирәк. Андый бәрәңге озак сакланмый.
    Бәрәңгегә еш кына гади кутыр зыян китерә. Ул кечкенә җәрәхәт рәвешендә була. Саклаганда кутыр бөтен бәрәңгегә тарала һәм күзләрен зарарлый. Шуңа да кутырлы бәрәңге утыртуга яраксыз.
    Бәрәңгегә кайчак “кара тәпи” (“черная ножка”) дип аталган чир йога. Аны бактерияләр барлыкка китерә, ул юеш һәм салкын туфракта, яңгыр еш яуган шартларда тарала. Чирнең билгеләре — яшь сабак шиңә, яфраклар йомарлана һәм саргая, сабаклар карала һәм чери. Авыру үсентеләрне алдан ук өзеп ташлау хәерле, чөнки уңыш җыйганда чирнең бәрәңгеләргә таралуы ихтимал.
    Яңгыр явып торганда казып алынган бәрәңгенең “боҗрасыман черек” авыруы белән зарарлануы да бар. Аның билгеләре — киселгән бәрәңгедәге сары таплар. Тора-бара таплар күксел төс ала. Мондый бәрәңгене дә ашарга ярамый.
    Бактерияләр “юеш черек” дигән чирне дә тарата. Аңа суык тигән бәрәңгеләр бирешүчән була. Алар бик тиз чери, бу чир саклау температурасы +20 градустан югары булганда тиз тарала.
    Янә бер бәла — “коры черек”. Бәрәңге өстендә кара таплар пәйда була, кабык җыерыла, өстендә ак, яшькелт яисә алсу мендәрчекләр барлыкка килә, бәрәңге ташка охшап кала. Мондый бәрәңгене дә ашый күрмәгез!
    Бәрәңгене саклау өчен иң кулай температура +2, +5 градус. Ә чагыштырмача дымлылык — 70-75 процент.

     

     

    https://kiziltan.ru/poleznoe/13200-brgene-nichek-saklarga.html

    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: