Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Буып үтерелгән 8 яшьлек малайның һәм үз-үзенә кул салган хатын-кызның үле гәүдәләре табыла 18+

Бала үтерү факты буенча җинаять эше кузгатылган.

Әлмәттә фатирларның берсендә буып үтерелгән 8 яшьлек малайның һәм үз-үзенә кул салган хатын-кызның үле гәүдәләре табыла. Бу хакта Россия Тикшерү комитетының ТР буенча Тикшерү идарәсе җитәкчесенең өлкән ярдәмчесе Андрей Шептицкий хәбәр итте.

Бу коточкыч җинаять буенча тикшерү органнары тарафыннан РФ Җинаять кодексының 105 маддәсе 2 нче пунктында (кече яшьтәге баланы үтерү) каралган маддә буенча җинаять эше кузгатылган.

Үле гәүдәләрне малайның әтисе табып ала. Фатир ишеге эчтән бикләнгән була. Хәзерге вакытта җинаять урынын тикшерәләр. Әлеге коточкыч адымга бару алдыннан ана кеше язу калдырган. Суд медицина экспертизалары билгеләнгән, шулай ук тикшерү буенча, расламалар җыю һәм ныгыту максатында, башка чаралар үткәрелә. Җинаять эшен тикшерү дәвам итә. 

 

 

Чыганак: Шәһри Казан

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев