Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Чаллы кешесе, интернет аша телевизор сатып алырга теләп, 100 мең сум акчасын югалткан

Телефон аферисты Чаллы кешесеннән алдан түләүне сораган һәм аның банк картасыннан акчасын урлаган.

Чаллы кешесе бушлай игъланнар сайтында, телевизор сатып алырга омтылып, 100 мең сум акчасын югалткан. Бу хакта «Челнинские известия» басмасы хәбәр итә.
37 яшьлек ир-ат челтәрдә файдалы тәкъдим тапкан һәм аннан алдан түләп бетерүне таләп иткән сатучы белән элемтәгә кергән. Үзара операция башкарылганнан соң, ир-ат банк картасында булган 107 мең сум акчасы юкка чыгуын күргән.
Әлеге факт буенча "Караклык" маддәсе буенча җинаять эше кузгатылган. Ялган сатучының Мәскәүдән торып эш итүе ачыкланган.

 

https://tatar-inform.tatar/news/2019/01/08/178434/

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев