Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Чаллы “Хаҗ фонды” белән булган хәлдән соң, Россиядә хаҗ оештыруга сертификат кертелә

Сертификатлар голограммалар һәм махсус билгеләр белән ясалачак.

Киләсе елга Хаҗ-миссия, туроператорларга бүленгән квоталар санын күрсәтеп, хаҗ сәфәре оештыруга сертификация кертәчәк. Бу хакта “Татар-информ”га Хаҗ-миссия җитәкчесе Магомед Гамзаев хәбәр итте.

Сертификация булдыру карары хаҗ кылырга планлаштырган Россия кешеләрен чираттагы алдаудан соң туган. “Коммерсантъ” газетасы мәгълүматлары буенча, Чаллы “Хаҗ фонды” туристлык компаниясе клиентлары полициягә мошенниклык турында гариза белән мөрәҗәгать иткән. Хаҗга баручылар өчен Согуд Гарәбстаныннан квоталар булмау сәбәпле, “Хаҗ фонды” туроператоры вазифасын үти алмаган. Туристлык буенча Татарстан дәүләт комитеты “Хаҗ фонды” туроператорының июль ахырында хаҗ операторлары исемлегеннән чыгарылуын һәм быелгы сезонда хаҗ оештыруга аккредитациясе булмавын хәбәр иткән.

“Соңгы дүрт елда  "Хаҗ фонды" Россия мөселманнары Үзәк Диния нәзарәте тарафыннан тәкъдим ителгән булган. Согуд Гарәбстаны каршындагы бурычларын даими рәвештә, шул исәптән 2017 елда да үтәмәгән. Диния нәзарәте "Хаҗ фонды"н аккредитацияләүдән баш тартты”, - диде “Татар-информ”га Гамзаев.

Хаҗ кылучыларны чираттагы тапкыр алдау очрагы булганга күрә, Россия Хаҗ-миссиясе киләсе елдан сертификат кертә. Сертификатлар голограммалар һәм "су билгеләре" белән ясалачак. Гамзаев сертификатларның тәртип саны язылган булачагын һәм оешма алар өчен җавап тотачагын өстәп әйтте.

 

ttps://tatar-inform.tatar/news/2018/08/02/168977/

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X