Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Чаллы кибетендә мең литрга якын ялган хәмер тапканнар

Чаллыда легаль булмаган хәмер саткан кибет ачыкланган. Законсыз сату фактын икътисади җинаятьләргә каршы көрәш идарәсе хезмәткәрләре ачыклаган.

Полиция танылган брендларның этикеткасы төшерелгән аракы, Виска, коньяк, шәраб шешәләрен алган. Алар барысы да акциз маркаларыннан башка булган. Кибетне тикшерү барышында шулай ук шикле алкоголь тартмалары салынган склад та ачыкланган. Кибеттә спиртлы эчемлекләргә документларны күрсәтә алмаганнар.

Барлыгы мең литрдан аз гына кимрәк күләмдә алынган. Бөтен товар экспертизага җибәрелде. Нәтиҗәләр буенча җинаять эше кузгату турында карар кабул ителәчәк.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев