Шəhри Чаллы

Чаллы мэры журналистларны хөрмәтләде

Чаллы мэры Наил Мәһдиев журналистларны бәйрәм белән котлап, безне үзләренең дуслары, партнерлары дип атады.

Шәһәр ЗАГСы бинасында Россия матбугаты көне уңаеннан тантаналы чара оештырылды. Чаллы мэры Наил Мәһдиев журналистларны бәйрәм белән котлап, безне үзләренең дуслары, партнерлары дип атады. Төрле елларда Чаллы, КАМАЗ төзелеше вакыйгаларын дөрес итеп яктырткан, мөһим хәбәрләрне халыкка вакытында җиткергән өчен, матбугат чаралары вәкилләренә, бу өлкәдә эшләп лаеклы ялга чыккан ветераннарга рәхмәт белдерде. «Журналист һөнәр генә түгел, тумыштан бирелгән сәләт, осталык ул. Башта матбугат чаралары вәкилләре СССРдагы бөек төзелеш –  автогиганттагы хезмәт батырлары белән таныштырып барды. Чаллының алгарышлы социаль-икътисадый үсеш территориясе статусы алуында, бүгенге көндә шәһәрдә яңа заводлар ачылуда, өстәмә эш урыннары булуда да сезнең өлешегез зур. Сезнең язмаларны укып, тапшыруларны карап, шәһәргә – инвесторлар, яңа заводларга эшчеләр килде. Яңа коронавирус инфекциясенә каршы да сезнең белән бергә көрәштек. «Кызыл зона»лардан репортажлар, вакцина ясату турындагы кирәкле язмалар, тапшырулар нәтиҗәсендә, Чаллы халкының яртысыннан артыгы вакцина ясатты. Матбугат чараларында, социаль челтәрләрдә чыккан гадел тәнкыйть язмаларына да без игътибар итәбез, аларда күрсәтелгән җитешсезлекләрне юк итәргә тырышабыз. Хезмәтегез өчен рәхмәт. Укучыларыгыз, язылучыларыгыз, тамашачыларыгыз күп булсын!» – диде Наил Гамбәрович.
Билгеле инде, бәйрәм бүләксез булмый. Наил Мәһдиев «Шәһри Чаллы» газетасы редакциясендә озак еллар нәтиҗәле хезмәте өчен, редактор Зөлфия Галимовага – мэрның Мактау грамотасын, «Мәйдан» журналының шигърият бүлеге редакторы Лилия Гыйбадуллина, сайт редакторы Гөлнар Караева һәм «Көмеш кыңгырау» газетасының СММ белгече Ләйлә Мирзаһитовага  Башкарма комитет җитәкчесе Фәрит Сәлаховның рәхмәт хатын тапшырды.
Татарстанның атказанган артисты Гөлдания Хәйруллина һәм «Сәйлән» бию театрының кечкенә биючеләренең чыгышы тантанага бәйрәм рухы кертте.
Без үз чиратыбызда туган телебездә иҗат итеп, милләтебезгә файда китерә алуыбыз белән үзебезне бәхетле дип саныйбыз, хезмәтебезне гадел бәяләгән өчен җитәкчеләребезгә, газета укучыларына рәхмәтлебез.

 

Зөлфия Фоатова

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: