Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Чаллы мәктәбендә ярминкә узды

Быел Чаллының яңа микрорайоны Мәләкәс аръягында яңа мәктәп ачылды.

Әле эшли башлавына бер ай гына булса да, анда атна саен төрле кызыклы чаралар үткәрелеп килә.

Шуларның берсе — көзге хәйрия ярминкәсе.

 

Балалар да, ата-аналар да бу көнне түземсезлек белән көтеп алдылар. Барлык кабинетлар янында төрле тәм-том һәм кул эшләреннән матур итеп бизәлгән өстәлләр урнаштырылды. Балалар әниләре белән бергәләп пешергән ризыкларын, үзләре ясаган әйберләрен алып килгән иде. Өстәлләр күбесе көзге тематикада, ләкин һәр классның үз фантазиясе белән әзерләнгән. Кечкенә «сатучы»лар исә үзебезнең милли киемнәрдән киенеп, әлеге чарага тагын да ямь өстәде.

Укучылар үзләре сатып алган тәм-томнар белән рәхәтләнеп сыйланып кына калмады, ә әти-әниләренә, әбиләренә, туганнарына бүләкләр дә алып кайтты.

Көзге ярминкә хәйрия чарасы буларак уздырылды, шул ук вакытта балалар өчен бер бәйрәм дә булды.

 

http://maydan.tatar/chally-mektebende-kozge-yarminke-uzdy-fotolar/

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X