Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Чаллы мәктәбендә янгын аркасында 629 кешене эвакуацияләгәннәр

Чаллыда 17нче мәктәптә янгын чыгу сәбәпле балаларны һәм персоналны эвакуацияләгәннәр.

Бу хакта Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстан буенча Баш идарәсе матбугат хезмәтендә хәбәр иттеләр.

«Бүген көндез 112 ашыгыч хезмәтләрне чакыруның бердәм номерына Рәис Беляев проспектындагы 26нчы номерлы бинада янгын чыгу турында хәбәр килде. 56нчы янгын сүндерү часте урынга килгәч, бинаның беренче катында тәрәзә төбе януын ачыклады», – диделәр Гадәттән тыш хәлләр министрлыгында.

Янгын сүндерү часте килгәнче үк бинадан 573 бала һәм 56 персонал эвакуацияләнгән. Нәтиҗәдә, бер кеше дә зыян күрмәгән.

Хәзерге вакытта белгечләр янгын чыгу сәбәбен ачыклый.

 https://tatar-inform.tatar/news/2019/03/19/182904/

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев