Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Чаллы мәктәпләрендә һәм хастаханәләрендә грипп белән кискен респиратор вируслы инфекцияне кисәтү буенча карантин кертелде

28 гыйнвардан башлап грипп һәм кискен респиратор инфекцияне кисәтү буенча карантин Яр Чаллы шәһәренең дәвалау-профилактика учреждениеләрендә, балалар бакчаларында һәм мәктәпләрендә кертелде.

Карар кулланучылар хокукларын яклау һәм кеше иминлеге өлкәсендә күзәтчелек буенча федераль хезмәтнең ТР буенча идарәсе белән мәгариф һәм яшьләр белән эшләү идарәсе боерыгы нигезендә кабул ителде.

Авыруларның таралуын кисәтү буенча комплекслы чаралар үз эченә: көндәлек медицина тикшерүе, махсус битлекләрдән йөрү, өч тапкыр җилләтү, сыйныф бүлмәләрендә тиешле температура режимын үтәү, гриппны һәм кискен респиратор инфекцияне кисәтү буенча төрле алымнардан һәм формалардан файдалану буенча чаралар күрү. 

Шәһәр мәгариф һәм яшьләр белән эшләү идарәсе тарафыннан белем бирү учреждениеләренә йөрүче укучылар санын билгеләү буенча көн саен мониторинг алып барыла. Бүгенге көндә белем бирү учреждениеләрендә авырулар саны 7%ны тәшкил итә.

 

http://nabchelny.ru/news/35152

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев