Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Чаллы педагоглары "Ел укытучысы-2019" республика конкурсында катнашты

Татарстанда 11-15 март көннәрендә «Ел укытучысы», «Татар теле һәм әдәбиятының иң яхшы укытучысы» конкурсларының финал сынаулары узды.

"Ел укытучысы–2019" конкурсы кысаларында катнашучылар педагогик эш стажын исәпкә алып ике номинациягә бүленде: 3 елдан артык булмаган – «Педагогик дебют», 5 елдан да ким түгел – «Ел укытучысы». 
 Конкурсның финалында «Ел укытучысы» номинациясендә 40 педагог һәм 26сы – «Педагогик дебют» номинациясендә көч сынашты. Финалда барлыгы 66 кеше катнашты. Республика конкурсларында  Яр Чаллы шәһәре данын тугыз педагог яклады. 
 Конкурс нәтиҗәләре буенча нәтиҗәләр түбәндәгечә билгеләнде: «Педагогик дебют» номинациясендә беренче урын - 76нчы гимназиянең рус теле һәм әдәбияты укытучысы Анна Мифтахова,  «Татар теле һәм әдәбияты укытучысы» номинациясендә өченче урынны 30нчы урта гомуми белем бирү мәктәбенең татар теле һәм әдәбияты укытучысы Фәридә Сабирҗанова алды.

Номинацияләрдә җиңүчеләр: 
 "Методик осталык" - Гөлназ Мөхәммәдрәхимова 64 нче прогимназиянең татар теле һәм әдәбияты укытучысы, " Иҗат һәм инновацияләр" - Гүзәл Тәрҗеманова 56 нчы урта гомуми белем мәктәбенең физика укытучысы, "Белемнәрне саклаучы" -Вәсилә Костина 31нче урта гомуми белем бирү мәктәбенең башлангыч сыйныфлар укытучысы; "Ел тәрбиячесе – 2019" конкурсы лауреаты Гөлшат Харисова, 19 нчы  «Аленка» балалар бакчасы тәрбиячесе.

 

http://nabchelny.ru/news/35689

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев