Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Чаллы-шәһәрләрне торгызу рейтингында икенче урында

Шәһәрләрне торгызу индексы-шәһәр халкының мобильлеген, товарларга һәм хезмәт күрсәтүгә ихтыяҗын чагылдыра.

Коронавирус эпидемиясеннән соң Россия шәһәрләрен торгызу индексын 2Гис компаниясе үз кулланучыларының активлыгы нигезендә әзерләгән. Чаллы 85% җыйды һәм шул рәвешле рейтингның икенче урынын биләде. Шәһәрләрне торгызу индексы-шәһәр халкының мобильлеген, товарларга һәм хезмәт күрсәтүгә ихтыяҗын чагылдыра. Ул онлайн-сәүдә һәм товарлар китерүгә игътибар артуын исәпкә ала, әмма беренче чиратта шәһәрнең офлайн сатып алу активлыгын тасвирлый.
Кибетләрдә, сәүдә-сервис нокталарында, компанияләр офисларында булу шәһәр урамнарында ихтыяҗ һәм гадәти активлыкны күрсәтә. Беренче урында – Новокузнецк (88%), өченчедә-Кемерово (84%). Шунысын да билгеләп үтәргә кирәк, рейтингның беренче өч урынын моношәһәрләр били.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев