Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Чаллы студентлары шахмат буенча Спартакиадада катнаштылар

«Этюд» балалар-яшүсмерләр спорт мәктәбендә Студентлар арасында шахмат буенча турнир узды. Чара 10 нчы студентлар Спартакиадасы кысаларында үтте.

Шахмат буенча турнирда автокала югары һәм урта уку йортлары студентларының 13 командасы катнашты. Югары уку йортлары арасында ярышлар нәтиҗәләре буенча беренче урынны КФУның Чаллы институты командасы яулады, икенче урынга шулай ук КФУның Чаллы институты лаек булды, өченче урынны А. Н. Туполев исемендәге Казан милли тикшеренү техник университеты – КАИ филиалы командасы яулады.Урта махсус уку йортлары арасында беренче урынны Л. Б. Васильев исемендәгеКама дәүләт автомеханика көллияте командасы алды, икенче урында медицина көллияте, өченче урында педагогия көллияте. Җиңүчеләр һәм призерлар медальләр, кубоклар һәм дипломнар белән бүләкләнде.

 

http://nabchelny.ru/news/34633

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X