Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Чаллы тагын бер заманча балалар бакчасына баеды

Капиталь ремонттан соң 72 нче «Антошка» балалар бакчасы үз ишекләрен ачты.

 Ул 41 ел элек төзелгән һәм анда бер тапкыр да капиталь ремонт үткәрелмәгән. Хәзер Рөстәм Миңнеханов инициативасы белән тормышка ашырылучы республика программасы ярдәмендә мәктәпкәчә белем бирү учреждениесе бинасы күзгә күренеп үзгәрде.
Ачылыр  алдыннан шәһәр башлыгы балалар бакчасы тирәсендәге территорияне карап чыкты. Элекеге бушлык булган урында, хәзер машиналар парковкасы, җәяүлеләр юлы, балалар бакчасына илтүче баскыч барлыкка килгән. Махсус машиналар туклану блогына килә алсын өчен, учреждение эчендәге юллар киңәйтелгән. Әлеге эшләр республиканың капиталь ремонт программасы исемлегендә каралмаган иде, алар Башкарма комитет тарафыннан финансланды.
Чара тантаналы котлаулар, рәхмәт сүзләре һәм биредә тәрбияләнүче нәниләрнең бәйрәм концерты белән башланып китте. Тантанада шәһәр мэры Наил Мәһдиев, шулай ук аның урынбасары Флера Андреева катнашты.
Ел саен без 9-10 балалар бакчасын ремонтлыйбыз. Алар барлыгы – 120. Әлеге балалар бакчасына 33 млн сум күләмендә акча бүленде. Җирле бюджетта без өстәмә 14 млн сум таптык. Әлеге сумма ярдәмендә бакча үзгәрешләр кичерде, яңартылды. Бирегә балаларны йөртүе дә күңелле”, – диде Наил Мәһдиев.
Әлеге объекта ремонт эшләрен Феликс Бәхтигәрәев җитәкчелегендә «Медик» компаниясе башкарды. Биредә эшләр узган ел ахырында башланды. Хәзер бакча үзгәрде: ул яңа ачылган бина кебек тоела. Шәһәр Советы депутатлары Ләлә Камалетдинова һәм Әбделхак Батюшов билгеләп үткәнчә,  учреждение яңа төсмер алды.
Бакча тыштан гына түгел, эчтән дә үзгәрешләр кичерде. Музыка һәм спорт заллары, бассейн, укыту, йокы бүлмәләре, уен зонасы – һәрберсенең дизайны ачык төсләр белән чын-чынлап күзләрне сөендерә. Шунысын да искәртеп үтәргә кирәк, Чаллының 34 мәктәпкәчә белем бирү учреждениесендә бассейннар бар.
Бинаның беренче этажында җылы идәннәр җәелгән. Туклану блогы, кер юу бүлмәсе яңа җиһазлар белән балкып тора. Төркемнәргә яңа җиһазлар һәм укыту җайланмалары куелган. Юл йөрү кагыйдәләрен өйрәнү өчен аерым бүлмә әзерләнгән.
«Антошка» балалар бакчасына 310 кечкенә чаллылы йөриячәк.


http://nabchelny.ru/news/33123

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев