Шəhри Чаллы

Чаллы театры “Мирас угы” спектаклен чыгару өчен “Татнефть” грантын откан

Театр “Мирас угы” спектаклен 2019 елда чыгарырга планлаштыра.

Чаллы театры “Мирас угы” спектаклен кую өчен “Мәдәният һәм сәнгать” номинациясе буенча “Татнефть” грантын откан. Бу хакта “Татар-информ”га театр директоры Рашат Фәйзрахманов хәбәр итте.
Грантның суммасы 297 мең сум. Бу проектның дүрттән бер өлеше. “Бу акча эшне башлап җибәрү өчен җитә. Калган өлешен башка юллар белән табарга тырышырбыз, үзебез дә эшләрбез”, - ди театр директоры.
Мирасны саклау темасына багышланган спектакль балалар өчен әзерләнә. "Мирас угы” – “Татармультфильм” берләшмәсе проекты. Ул күпсерияле анимацион фильм. Мультсериалның нигезендә татар кызы Зөләйха белән рус малае Романның тарих катламнарыннан мирас угын эзләү маҗаралары ята. Мирас угы аларга явыз Шаманны авызлыклау өчен кирәк.
“Мирас угы” спекталкен театр артистлары Чулпан Садыйкова белән Энҗе Шиһапова куя. “Аларның бик кызыклы идеяләре бар. Тамаша залындагы балалар чатыр эчендәге кебек утырачаклар. Бик кыйммәтле декорацияләр булачак”, - ди Рашат Фәйзрахманов.
Әсәрдә вакыйгалар Татарстанның төрле урыннарында – Казан Кремлендә, Черек күлдә, Шайтан каласында, Болгарда, Зөя шәһәрләрендә һәм башка урыннарда бара.
Театр “Мирас угы” спектаклен 2019 елда чыгарырга планлаштыра.

 

 

https://tatar-inform.tatar/news/2018/12/25/177756/

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: