Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Чаллы турында 1918 елгы бер генә данәдә сакланган фильм табылган

Чаллы турында 1918 елгы фильм табылган, дип яза «Вести КАМАЗа» басмасы.

Әлеге пленка уникаль һәм ул бер генә данәдә Мәскәүнең кино-фотодокументлар архивында сакланган. Танылган режиссер Дзига Вертовның бу фильмында шәһәрнең Үзәк урамындагы сугыш төшерелгән.
Журналист Дмитрий Русин 1918 елда төшерелгән әлеге сирәк кинопленканы эзләп тапкан. Бу Дзига Вертовның гражданнар сугышы турындагы фильмы. Анда Чаллының Үзәк урамындагы сугыш сурәтләнгән эпизод бар. Бу пленка уникаль һәм бер генә данәдә Мәскәүнең кино-фотодокументлар архивында сакланган.
Әлеге фильмны хәтта тәҗрибәле тарихчылар да күрмәгән. Чөнки узган гасырның 90 нчы елларына кадәр фильм бары тик ике данәдә булган. Пленкаларның берсе кино-фотодокументларның дәүләт архивында сакланса, икенчесе шәһәрнең бер мәктәбендә калган. Кызганыч, хәзерге вакытта Чаллыда булган копиясе югалган.
Дмитрий Русин бу фильмны якташларына күрсәтү уе белән янып йөри башлаган. Ул Туган якны өйрәнү музеена мөрәҗәгать иткән. Музей директоры Румиль Кәрәмиев фильм белән танышу һәм аны бәяләү өчен Мәскәү архивына фәнни хезмәткәр җибәрергә карар кылган. Белгеч нәтиҗәсеннән соң, әлеге язманың шәһәребезгә кайту-кайтмавы билгеле булачак.

 

http://maydan.tatar/chally-turynda-1918-elgy-ber-gene-danede-saklangan-film-tabylgan/

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев