Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Чаллы укучылары Абхазиядәге яшьтәшләре белән шахмат буенча көч сынаштылар

Яр Чаллыдагы "Этюд" спорт мәктәбе шахматчыларының Абхазия шахматчылары белән икенче матчы chess.com платформасында узды.

14 кешедән торган команда 10'+2 исәбе белән ике партия уйнады. 16-12 исәбе белән Абхазия командасы җиңде, бу елның 12 маенда узган беренче матчта җиңелгән өчен реванш алды.

 

Чаллы командасы арасыннан иң яхшы нәтиҗәләргә ирешкән уенчылардан: Леонид Ефимов, Яна Магизова, Тимур Гыйлемханов һәм Никита Еремеевны атап китү урынлы булыр, алар микроматчларда 2:0 исәбе белән җиңделәр. Ярышлар "Этюд" шахмат мәктәбе һәм Абхазия шахмат федерациясе тарафыннан оештырылды.

матч таблицасы

 

При использовании информации просьба ссылаться на Управление информационной политики и по связям с общественностью.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев