Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Чаллы янында авариягә очраган йөк машинасын йөртүче күпердән егылып төшкән

Кичә Чаллы – Сарман автомобиль юлының 22нче километрында булган авариядә бер кешенең гомере өзелгән.

Чаллы янында булган куркыныч юл һәлакәтен видеога төшереп алганнар. Аннан күренгәнчә, йөк машинасы яны белән ауган, йөртүчесе күпердән аска егылып төшкән. Видеоязманы социаль челтәрләргә урнаштырганнар.
Әлеге аварияне үз күзләре белән күргән кешеләр «Татар-информ» агентлыгына хәбәр иткәнчә, Чаллы – Сарман автомобиль юлында Иске Дөреш авылы янында «МАЗ» автомобиле күпер киртәсенә килеп бәрелгән һәм яны белән ауган. Нәтиҗәдә, йөк машинасының йөртүчесе күпердән егылып төшеп һәлак булган.
Республика Дәүләт автоинспекциясендә әлеге фактны расладылар. «Юл һәлакәте 24 апрельдә 16.27 сәгатьтә Чаллы – Сарман автомобиль юлының 22нче километрында булган. Башлангыч мәгълүматларга караганда, «МАЗ» йөк автомобилен йөртүче 57 яшьлек ир-ат тизлеген арттырган һәм күпердә яны белән ауган», - дип искәрттеләр Дәүләт автоинспекциясендә.
Шофер иминлек каешын эләктермәгән булган һәм кабинадан егылып төшкән. Ир-ат алган җәрәхәтләрдән шунда ук үлгән.

 

 

https://tatar-inform.tatar/news/2019/04/25/185213/
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X