Шəhри Чаллы

Чаллыда автокран пенсионерны бәрдергән

Чаллыда «КАМАЗ» автомобиле базасындагы автокран пенсионерны бәрдергән. Бу хакта шәһәр Дәүләт автоинспекциясе хәбәр итә.

Юл һәлакәте кичә Сөембикә проспектындагы 44/1нче йорт каршында булган. Автокранның 48 яшьлек йөртүчесе, 21/2Б йортының төзелеш мәйданчыгыннан чыккан чагында, 65 яшьлек хатын-кызны таптаткан. Зыян күрүчене ашыгыч медицина ярдәме хастаханәсенә озатканнар. Табиблар күпме генә тырышса да, хатын-кызның гомерен саклап кала алмаган. Ул хастаханәдә үлгән.

 

https://tatar-inform.tatar/news/2019/01/31/179910/

 

 

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: