Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Чаллыда эшмәкәрләр съезды: экспертлар нәрсә турында сөйләячәкләр

3 июньдә автокалада Яр Чаллы шәһәре һәм Кама инновацион территориаль-җитештерү кластерына караган районнар эшмәкәрләренең съезды узачак. Түгәрәк өстәлләр форматында бизнес булдыру һәм үстерүнең актуаль мәсьәләләре буенча фикер алышу планлаштырылган.

Теләүчеләр экспортерларга дәүләт ярдәме күрсәтүнең кулланылучы механизмнары турында, эре заказ бирүчеләр сыйфатында эшләү өчен алдынгы идарә итү, оештыру һәм технологик чишелешләрне гамәлгә кертүне стимуллаштыру турында белә алачаклар. Хезмәт җитештерүчәнлеген арттыру инструменты, шәһәр хуҗалыгы тармакларында цифрлы технологияләр һәм платформа чишелешләрен кертү кебек цифрлы технологияләрне карап чыгачаклар. Яңа эш башлаучы һәм инде гамәлдә булган эшмәкәрләргә иң яхшы салым режимын сайларга ярдәм итәчәкләр һәм эшмәкәрлекнең яңа формалары турында сөйләячәкләр.
Теркәлергә һәм тулырак мәгълүматны биредә белергә була.

 

http://nabchelny.ru/news/36535

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев