Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Чаллыда футбол матчы турыдан-туры трансляцияләнәчәк урын билгеле булды

Шәһәр мэры Наил Мәһдиев карары белән 7 июльдә шәһәр мәйданында футбол буенча дөнья Чемпионаты уңаеннан «Россия – Хорватия» футболчылары уенының турыдан-туры трансляциясе булачак, дип хәбәр итә шәһәр мэриясе матбугат хезмәте.

Бу көнне 19:00 сәгатьтән төн уртасына кадәр Хәсән Туфан проспекты буйлап Чулман проспектыннан Раскольников урамына һәм Раскольников урамыннан Рәис Беляев проспекты киселешләре буенча ике юнәлешкә дә автомобиль хәрәкәте вакытлыча туктатыла.

Мәйдан һәм аның янәшә территорияләре алкогольсез зона дип игълан ителә. Чара 20:00 сәгатьтә башлана, җанатарларны алып баручы каршылаячак. Керү ирекле.

 

http://maydan.tatar/challyda-futbol-matchy-turydan-tury-translyaciyalenechek-uryn-bilgele-buldy/

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X