Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Чаллыда гавами лекцияләр циклы эшли башлый

Яр Чаллы шәһәре Башкарма комитетының мәгълүмати сәясәт һәм җәмәгатьчелек белән элемтә идарәсе “Ачык күк йөзе астында белем алу” проектын эшләтеп җибәрә.

Август аенда гавами лекцияләр форматында шәһәрнең җәмәгать киңлекләрендә төрле өлкәдәге белгечләр үз белем һәм тәҗрибәләре белән уртаклашачак. Дәресләрнең төп урыны ГЭС бистәсенең Габдулла Тукай исемендәге яр буенда урнашкан амфитеатр мәйданы (балалар мәйданчыгы янында). 

 «XXI гасыр этикеты: ничек югары дәрәҗәдә булырга» темасына багышланган беренче лекция бу җомгада, 3 август көнне, 19:00 сәгатьтә уза. Педагогия фәннәре кандидаты, Этикет мәктәбе җитәкчесе Наталья Лызлова заманча этикетның төп кагыйдәләре белән уртаклашачак. Лекцияләр бер сәгатькә исәпләнгән һәм ахырдан белгечкә үзегезне кызыксындырган сораулар бирү мөмкинлеге булачак. 

Киләсе атнада лекция тыңлаучылар, җиңел генә йөгерү серләренә төшенәчәкләр. Дәресне халыкара класслы спорт мастеры, ТРның атказанган спорт мастеры Ирина Пермитина үткәрә.

Чараның темасы һәм үткәрелү урыны турында мәгълүматлар белән шәһәрнең рәсми сайтында һәм «ВКонтакте» челтәренең администрациятөркемендә танышып бара аласыз.

http://nabchelny.ru/news/33122

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X