Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Чаллыда "Георгий тасмасы" акциясе старт ала

Автокалада яшәүчеләр, гадәттәгечә, ел саен үткәрелә торган «Георгий тасмасы» Бөтенроссия акциясенә кушылачак.

Бөтен шәһәр буенча, җәмәгать урыннарында Бөек Ватан сугышы ветераннарына хөрмәт һәм хәтер символын таратучы иреклеләрне очратырга мөмкин булачак. 25 апрельдә акция Энтузиастлар бульварында башланып китә: тасмаларны «Шәмәхә НЕОН» балалар һәм яшьләр иҗат иҗтимагый оешмасы активистлары таратачак. Аннары 29 апрельдә, 1 һәм 8 майда тасманы «Яшь гвардия» активистлары Энтузиастлар бульварында, «Омега» сәүдә үзәге каршындагы, «Азатлык» мәйданында һәм Боровецкий бульварында өләшәчәк. Акция 9 майга кадәр дәвам итәчәк. Бу вакыт эчендә 60 меңнән артык тасма тарату планлаштырыла.

 

http://nabchelny.ru/news/35972

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X