Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Чаллыда ир-ат, тәмәке тарткан килеш йоклап, йортын яндырган

Янгын Элеватор тавы бистәсендә Куйбышев урамында кичә иртән килеп чыккан.

Чаллыда ир-ат тәмәке тарткан килеш йоклап киткән. Нәтиҗәдә, йортка ут капкан. Бу хакта “Татар-информ” агентлыгына Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстан буенча Баш идарәсе матбугат хезмәтендә хәбәр иттеләр.

“Чаллыда Элеватор тавы бистәсендә Куйбышев урамындагы агач йортта янгын чыгу хәбәре кичә бердәм 112 ашыгыч хезмәте номерына 5 сәгать 30 минутта алынды”, - дип сөйләделәр Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстан буенча Баш идарәсе матбугат хезмәтендә.

Янгын сүндерүчеләр яна торган йорттан 59 яшьлек хуҗа кешене коткарган. Ир-ат медицина ярдәменнән баш тарткан. Янгын 18 квадрат метрны тәшкил иткән.

Беренчел мәгълүматлар буенча, янгын тәмәке тарткандагы саксызлык сәбәпле чыгуы мөмкин.

 

https://tatar-inform.tatar/news/2019/01/02/178202/

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X