Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Чаллыда кул көрәше буенча Россия беренчелеге узачак

23 һәм 24 март көннәрендә "ВИТЯЗЬ" Олимпия резервы спорт мәктәбендә армиягә кадәрге яшьләр арасында армия кул көрәше буенча XXV Россия беренчелеге узачак.

Ярыш РФ Кораллы Көчләренең махсус бүлекчәләре ветераннарына багышлана. Ярышларда Россиянең 25тән артык төбәгеннән 15-17 яшьлек 300 спортчы катнашачак.
Ярышларның финал өлешен ачу тантанасы 24 мартта 12:00 сәгатьтә булачак, финал ярышлары 13:00тән 16:00 сәгатькә кадәр узачак. Тантаналы өлештә «Ватан уллары» махсус әзерлек үзәге курсантларының күрсәтмә чыгышлары, шулай ук автокаланың «Олимпийский» спорт мәктәбендә спорт акробатикасы буенча шөгыльләнүчеләр һәм иҗат коллективларының чыгышлары тәкъдим ителәчәк.
Спорт чарасында «Ватан уллары» махсус әзерлек үзәгеннән һәм «Чаллы» эзләү отрядыннан ату кораллары күргәзмәсе оештырылачак, анда корал белән фотога төшәргә мөмкин булачак. Шулай ук атаклы «КАМАЗ-Мастер» командасының узышу машинасы фонында да фотога төшү мөмкинлеге каралган.

 

 

http://nabchelny.ru/news/35654

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев