Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Чаллыда машиналар бәрелешкәннән соң 16 яшьлек пассажир кыз комада

18 яшьлек егет йөрткән “унлы” машинасы яшьтәше идарә иткән “Хендэ Солярис” автомобиле белән бәрелешкән.

Чаллыда машина йөртүче ике 18 яшьлек егет юл-транспорт һәлакәтенә юлыккан. Нәтиҗәдә, 16 яшьлек пассажир кыз аңсыз хәлдә. Бу хакта шәһәрнең Дәүләт автоинспекциясендә хәбәр иттеләр.Юл транспорт һәлакәте кичә кич Хәсән Туфан һәм Сөембикә проспектлары киселешендә килеп чыккан. 18 яшьлек егет йөрткән “унлы” машинасы яшьтәше идарә иткән “Хендэ Солярис” автомобиле белән бәрелешкән. Машина йөртүчеләрне һәм “унлы” машинасындагы пассажир кызны хастаханәгә озатканнар. Кыз икенче дәрәҗәдәге комада. Тикшерү һәлакәт сәбәбен һәм кемнең гаепле икәнлеген ачыклаячак, дип җиткерделәр ЮХИДИ пропаганда бүлегендә.

 

https://tatar-inform.tatar/news/2018/12/04/176412/

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев