Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Чаллыда металл прокаты цехында янгын чыккан

Машина төзүчеләр урамында тимер калайларны салкын ысул белән прокатлау буенча шәхси цехта чыккан янгынның мәйданы 400 квадрат метр тәшкил иткән.

Чаллыда металл прокаты цехында янгын чыккан. Бу хакта «Татар-информ» агентлыгына Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының ТР буенча Баш идарәсе матбугат хезмәтеннән хәбәр иттеләр.
Янгын кичә Машина төзүчеләр урамында тимер калайларны салкын ысул белән прокатлау буенча шәхси цехта чыккан.
Бинаның антресоль катында 400 квадрат метр мәйданда ятьмәләр, төрү материаллары һәм автомобиль покрышкаларына ут капкан.
Ут белән көрәшүчеләр янгынны 35 минут эчендә сүндергән. Янгын электр җиһазларыннан файдалану кагыйдәләрен бозу аркасында чыккан дип фаразлана.

 https://tatar-inform.tatar/news/2018/11/16/175228/

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев