Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Чаллыда мәктәп укучысы муенын пычак белән яралаган

Хәзер кыз ашыгыч медицина ярдәме хастаханәсендә дәвалана, сәламәтлегенә куркыныч янамый.

 Чаллыда полиция хезмәткәрләре мәктәп укучысының муенын пычак белән ни рәвешле яралавына бәйле очракны тикшерә. Бу хакта Россия Эчке эшләр министрлыгының Чаллы шәһәре буенча идарәсеннән хәбәр иттеләр.

Полицейскийлар китергән мәгълүматлар буенча әлеге хәл Яңа шәһәрдәге 50нче комплекстагы фатирларның берсендә булган. 15 яшьлек кыз өенә кайтып, пычак белән муенын яралаган. Аңа ашыгыч ярдәм күрсәткәннәр. Хәзер ул ашыгыч медицина ярдәме хастаханәсендә дәвалана, сәламәтлегенә куркыныч янамый.

Балигъ булмаганнар эшләре буенча инспекторлар алдында әлеге хәлгә ачыклык кертү бурычы тора. 

Кайбер гаммәви мәгълүмат чаралары кыз гадәттән тыш хәл вакытында аек булмаган дигән хәбәр таратты. Бу мәгълүматка төгәллек кертелә, дип хәбәр иттеләр хокук саклау органнарында. 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев