Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Чаллыда Шәһәр Советының XXVII утырышы узды

Бүген Яр Чаллыда Шәһәр Советының XXVII утырышы узды. Аны шәһәр мэры Наил Мәһдиев алып барды. Көн тәртибе 20 мәсьәләдән торды, алар буенча элегрәк профильле комиссияләрдә фикер алышулар үткән иде.

Бүген каралган мәсьәләләрнең берсе - «2018 елга, 2019 һәм 2020 еллар план чорына Яр Чаллы шәһәре муниципаль берәмлеге бюджеты турында» шәһәр Советы карарына үзгәрешләр кертү турындагы мәсьәлә булды.

Бу темага доклад белән Башкарма комитет җитәкчесе урынбасары, финанс идарәсе җитәкчесе Ирина Сәгыйдуллина чыгыш ясады. Өстәмә субсидияләр һәм бюджетара трансфертлар белән бәйле рәвештә 2018 елга бюджетның үзгәртелгән параметрларын расларга тәкъдим ителде: керемнәр буенча

8 525 483,13 мең сум; чыгымнар буенча 9 527 327,68 мең сум.

Шулай ук депутатлар төрле муниципаль норматив-хокукый актларга һәм Шәһәр Советының элек кабул ителгән карарларына кертелгән үзгәрешләрне расладылар. Күпчелек үзгәрешләр редакция характерында – документлар федераль закон таләпләренә туры килә.

Үзгәрешләр кертү буенча үз тәкъдимнәрен шәһәр мэры урынбасары Флера Андреева, Башкарма комитет Аппараты җитәкчесе Гөлнар Әхмәтова,Башкарма комитет җитәкчесенең беренче урынбасары Илья Зуев, Җир һәм мөлкәти мөнәсәбәтләр идарәсе башлыгы Ленар Гыйззәтуллин, Архитектура, шәһәр төзелешен һәм торакны үстерү идарәсе башлыгы Илмир Исхаков җиткерделәр.

 

http://nabchelny.ru/news/34320

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев