Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Чаллыда талпан кадалу очрагы теркәлгән

2017-2018 еллар белән чагыштырганда, быел талпаннар иртәрәк уянган.

Быел Чаллыда беренче талпан кадалу очрагы белән мөрәҗәгать итү теркәлгән. Бу хакта ТР Сәламәтлек саклау министрлыгы матбугат хезмәте хәбәр итә.
2017-2018 еллар белән чагыштырганда, быел талпаннар иртәрәк уянган. Белгечләр моны җылы һава торышы белән бәйлиләр.
Белгечләр талпаннарны мөстәкыйль рәвештә алырга ярамаганлыгы турында искәртә.
Министрлык хәбәрендә әйтелгәнчә, талпаннарның якынча 10 проценты аша энцефалит һәм боррелиоз авырулары йога. Бу буыннарның, йөрәкнең һәм нерв системасының зарарлануына китерә торган куркыныч авырулар. Әлеге авырулар үлемгә дә китерергә мөмкин, шуңа күрә табибка вакытында мөрәҗәгать итү мөһим.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X