Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Чаллыда Ураза гаете уңаеннан зур бәйрәм оештырыла

4 нче июньдә бар мөселман халкы Ураза гаетен билгеләп үтәчәк.

Бу көнне шәһәребезнең барлык мәчетләрендә дә иртәнге сәгать җидедә бәйрәм намазлары укылачак. Көндезге сәгать икедә бәйрәм чаралары Җиңү паркында дәвам итәчәк. Биредә шәһәрдәшләребезне һәм, аеруча, балаларны төрле күңел ачу чаралары көтә. Алар өчен уен-бәйгеләр оештыру, бүләкләр тапшыру күздә тотыла. Әлеге бәйрәмне оештыруда матди яктан ярдәм итәргә теләүчеләр шәһәребез мәчетләренә мөрәҗәгать итә ала.
Шулай ук, тоткан уразаларыбыз кабул булсын өчен рамазан ае беткәнче фитыр садакасы бирү дә мөһим, дип искәртә дин белгечләре. Быел аның минималь күләме былтыргы кебек - 100 сум, зәкят чыгаручыларга (хәлле кешеләргә) - 600 сум. Сәламәтлеккә бәйле рәвештә ураза тоту хәленнән килмәгән һәм аны башка вакытта каза кыла алмаучылар өчен һәрбер калдырылган көнгә фидиянең күләме – 200 сум. Зәкят түләү өчен нисаб күләме 230 мең сумны тәшкил итә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев