Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Чаллыда ут капкан аяк киеме төзәтү остаханәсеннән 63 яшьлек ир-атны коткарганнар

Янгын кичә кичке җиденче яртылар тирәсендә Мәскәү проспектында чыккан.

 

Чаллыда ут капкан аяк киеме төзәтү остаханәсеннән 63 яшьлек ир-атны коткарганнар. Бу хакта «Татар-информ» агентлыгына Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының ТР буенча Баш идарәсе матбугат хезмәтеннән хәбәр иттеләр.

Кичә кичке җиденче яртылар тирәсендә 112 бердәм номерына Мәскәү проспектындагы 163нче йортта «Аяк киеме төзәтү» будкасында янгын чыгуы хакында хәбәр килгән.

Янгын сүндерүчеләр урынга килгәч ачыкланганча, шул тирәдән үтеп баручы бер кеше, будкадан төтен ургылуын күреп ярдәмгә ашыккан һәм 63 яшьлек ир-атны урамга алып чыккан. Зыян күрүчене Автокаланың ашыгыч медицина ярдәме хастаханәсенә озатканнар.

Янгынның сәбәпләре ачыклана.

Чыганак: Татар информ

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X