Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Чаллыда ут капкан фатирдан ир белән хатынны коткарганнар

Янгын сүндерелмәгән тәмәке төпчеге аркасында килеп чыккан булуы ихтимал.

Чаллыда ут капкан фатирдан ир белән хатынны коткарганнар. Бу турыда "Татар-информ"га Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы матбугат хезмәте хәбәр итте.
Академик Рубаненко урамындагы фатирда янгын турында хәбәр 112 бердәм хезмәтләр номерына килгән. Фатирда йорт җиһазлары янган.
Урынга килгән коткаручылар маскалар киеп кереп, 47 яшьлек хатынны һәм 65 яшьлек ирне төтенле фатирдан алып чыккан.
Башлангыч мәгълүматлар буенча, янгын сүндерелмәгән тәмәке төпчеге аркасында килеп чыккан.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев