Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Чаллыда җәяүлеләр кичү юллары каршында кисәтү тамгалары барлыкка килде

Автокаланың җәяүлеләр кичү урыннарында кисәтү язулары барлыкка килде

Уклар белән алар машина агымына күрсәтәләр. ЮХИДИ хезмәткәрләре тамгаларны җәяүлеләрне еш бәрдерә торган урыннарга ясадылар. Акция юл-транспорт һәлакәте корбаннары атналыгы кысаларында узды.

Мәсәлән, машиналарга игътибар итәргә өндәүләр түбәндәге җәяүлеләр кичүләрендә барлыкка килде: Муса Җәлил – Батенчук (ике җәяүлеләр юлы); Яр Чаллы – Орловка; Муса Җәлил – Камснаб; Королев – Ш. Усманов (ике җәяүлеләр юлы). Шәһәрнең ЮХИДИ башлыгы Радий Кадиков сүзләренә караганда, әгәр мондый тамгалаулар нәтиҗәле булса, тәҗрибә бөтен шәһәр буенча таратылачак.

 

http://nabchelny.ru/news/34416

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев