Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Чаллыда җәяүлене кыйнаган йөртүче хискә бирелгәнен әйтте

Ир-ат машинадан төшеп, җәяүле пенсионерга суккан.

Чаллыда машина йөртүче хисләренә бирелеп китеп, җәяүлене кыйнаган. Бу хакта Татарстанның Эчке эшләр министрлыгы матбугат хезмәте хәбәр итә.

"Чаллыда "Шевроле" йөртүчесе чак кына пенсионерны таптатмый калган. Шул турыда видео 10 гыйнварда социаль челтәрләрдә чыкты", - дип сөйләделәр министрлыкта.  Шуннан соң ир-ат машинадан төшкән, җәяүле белән низаг чыккан һәм ул пенсионерга суккан.

Автоинспекторлар видеоязманы өйрәнгәч, агрессив йөртүченең шәхесен ачыклаган. Ул 30 яшьлек Чаллы кешесе. Аны тоткарлаганнар һәм полициягә китергәннәр. Машина йөртүче пенсионерны күреп өлгермәве, ә аннары хискә бирелеп, аңа сугуын әйткән.

Ир-ат юлда йөрү кагыйдәләрен бозган өчен административ җаваплылыкка тартылган. Җәяүлегә суккан өчен, бу ир-атка җинаять җаваплылыгы да янарга мөмкин.

“Татар-информ” агентлыгы кичә көндез Автозавод проспектында "Шевроле” йөртүчесе белән җәяүле арасындагы низаг булуын хәбәр иткән иде. Машина йөртүче чак кына таптатмый калган юл аркылы чыгучы пенсионерга суга. Соңрак машина йөртүчене административ җаваплылыкка җәлеп иттелә

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев