Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Чаллыда яшьләрнең сугышуы видеога эләккән

Чаллыдагы сугышуның видеоязмасын социаль челтәр кулланучылары урнаштырды

Чаллыда яшьләрнең массакүләм сугышуы видеога эләккән. Видеоязманы шаһитләр социаль челтәргә урнаштырды.

Кадрларда ишегалдында юл буенча чит ил машинасы һәм «Лада» автомобиле торганы күренә. Алар янында берничә кеше, шул исәптән кызлар да бар.

«Лада» автомобиле янында ике егет өченчесен кыйный. Бер мизгелдә алар егетне җиргә ега һәм башына тибә башлыйлар. Егетне бер кыз яклап чыга һәм егет аягына баса ала.

Берникадәр вакыттан соң җәнҗалда катнашучыларның берсенең кулында автоматка охшаган предмет пәйда була һәм алар кабаттан сугыша башлый.

«Татар-информ”га билгеле булганча, хәзерге вакытта полиция җәнҗалның сәбәпләрен һәм анда катнашучыларның шәхесен ачыклый. 

 Чыганак: Татар информ

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев