Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Чаллыда үзмәшгуль эшмәкәрләр белән очрашу үткәрелә

5 апрельдә булырга тиешле очрашу, 12 апрельгә күчерелде.

Эшлекле очрашу ТР бизнес-омбудсмены Тимур Нагуманов, шәһәр мэры Наил Мәһдиев һәм үзмәшгуль эшмәкәрләр катнашында узачак. Яңа салым режимы һәм үзмәшгульләр соравы буенча фикер алышуда РФ Дәүләт Думасы депутаты Айрат Фәррахов та катнашачак.
Чара барышында яңа салым режимын кулланып эшләү турында фикер алышачаклар, катнашучыларга үзмәшгульләр өчен салым куллану нечкәлекләре, «Минем салым» кушымтасында теркәлү, дәүләт сатып алуларында катнашу, сату каналларын үстерү мөмкинлекләре турында сөйләячәкләр. Салым хезмәте һәм «Үзмәшгульләргә ярдәм итү үзәге» вәкилләре эшмәкәрләр өчен актуаль сорауларга җавап бирәчәкләр. Үзмәшгульләр закон проектын эшләп бетерү өчен үз идеяләрен тәкъдим итә алачаклар.
Автокалада кече һәм эре бизнес вәкилләре белән очрашу 20 мартта узган иде. 

 

http://nabchelny.ru/news/35798

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев