Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Чаллыга эшлекле визит белән Татьяна Ларионова килде

Яр Чаллыда «Бергә булдырабыз» масштаблы республика проектын гамәлгә ашыру бара, аның инициаторы ТР Дәүләт Советы рәисе урынбасары, «Мәрхәмәт-Милосердие» депутат хатын-кызлар төркеме җитәкчесе Татьяна Ларионова.

Бүген ул Яр Чаллыда «Кояшкай» физик мөмкинлекләре чикле балалар һәм яшүсмерләр өчен тернәкләндерү үзәгендә булып, социаль проектны тормышка ашыру барышын тикшереп йөрде.Аннары мэриядә социаль учреждениенең Попечительләр советы утырышы узды, анда ТР Дәүләт Советы депутаты, социаль сәясәт комитеты рәисе Светлана Захарова, ТР Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министры урынбасары Юлия Абдреева, ТР Яшьләр эшләре министры урынбасары Анна Захматова, тернәкләндерү үзәкләре җитәкчеләре һәм республиканың тугыз муниципаль берәмлегеннән Башкарма комитет җитәкчеләренең урынбасарлары катнашты.Яр Чаллы шәһәре мэры урынбасары Флера Андреева билгеләп үткәнчә, соңгы елларда Россиядә, шул исәптән Татарстанда да, демографик вәзгыятьне яхшыртуга, аналар һәм балаларга, күп балалы гаиләләргә ярдәм итүгә юнәлдерелгән масштаблы социаль проектлар барлыкка килә. Россия Федерациясе Президенты Владимир Путин Указы белән 2018-2027 еллар балачак еллары дип игълан ителде. Яр Чаллы социаль проектларны тормышка ашыруда актив катнаша.

 

http://nabchelny.ru/news/33730

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев