Шəhри Чаллы
  • Рус Тат
  • Чаллы егетләре кайда хезмәт итә?

    Көзге чакырылыш башланган көннән бер ай вакыт үтте. Аның барышы һәм үзенчәлекләре хакында шәһәребезнең Үзәк һәм Автозавод районнары буенча хәрби комиссариаты башлыгы Рәшид Ильясов бәян итте. Беренчел хәрби исәпкә 1998 елда туган 1995 егет теркәлде. Медицина тикшерүе узган 1411 кешенең 1172се - хәрби хезмәткә яраклы, 434е - вакытлыча яраксыз, 389ы...

    Көзге чакырылыш башланган көннән бер ай вакыт үтте. Аның барышы һәм үзенчәлекләре хакында шәһәребезнең Үзәк һәм Автозавод районнары буенча хәрби комиссариаты башлыгы Рәшид Ильясов бәян итте.

    Беренчел хәрби исәпкә 1998 елда туган 1995 егет теркәлде. Медицина тикшерүе узган 1411 кешенең 1172се - хәрби хезмәткә яраклы, 434е - вакытлыча яраксыз, 389ы яраксыз дип табылды.

    Быел армия сафларына Чаллыдан чакырылган ир-егетләрнең 18%ы, ягъни 96сы югары уку йортларын тәмамлаган, 231е махсус урта белем бирү учреждениеләрендә белгечлек алган.

    Көзге чакырылыштан армиягә алынган 25 чаллылыны РФ Оборона министрлыгы шефлыгындагы 147нче автомобиль базасы кабул итте. Шулай ук 162 егет Кара диңгез флотында, 14нче ракета дивизиясендә (Йошкар-Ола) һәм Президент полкында хезмәт итәргә җыена.

    Әти-әниләр өчен хәрби частьләрдә хезмәт итүче уллары белән очрашулар оештыру да матур гадәткә әйләнде. Хәрби комиссариат башлыгының әйткәннәренә йомгак ясап, шәһәр хакиме Наил Мәһдиев: "Декабрь аенда шефлыктагы хәрби частьләргә барып кайтуны оештыру өчен махсус төркем тупларга кирәк. Һәр ике як өчен дә бик зур әһәмияткә ия әлеге очрашулар", - дип ассызыклады.

    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: