Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Чаллы футболчыларын бүләкләделәр

2 июль көнне "КАМАЗ" мәдәният сараенда футбол буенча Россия беренчелегенең икенче девизионында беренче урынны яулаган Чаллы командасын котлау тантанасы булды. Спортчыларны тәбрикләргә җанатарлар гына түгел, РФСның һөнәри футбол департаменты башлыгы Сергей Куликов, Татарстан футбол федерациясе башлыгы Александр Гусев һәм Чаллы шәһәре башкарма комитеты җитәкчесенең беренче урынбасары Ринат Абдуллин килде. Футболчыларга...

2 июль көнне "КАМАЗ" мәдәният сараенда футбол буенча Россия беренчелегенең икенче девизионында беренче урынны яулаган Чаллы командасын котлау тантанасы булды.

Спортчыларны тәбрикләргә җанатарлар гына түгел, РФСның һөнәри футбол департаменты башлыгы Сергей Куликов, Татарстан футбол федерациясе
башлыгы Александр Гусев һәм Чаллы шәһәре башкарма комитеты җитәкчесенең беренче урынбасары Ринат Абдуллин килде.

Футболчыларга һәм тренерларга тантаналы төстә медаль, сәгать, һәм кубок тапшырылды. Әлеге җиңү Чаллы футбол клубына Россия футбол лигасында (РФЛ) катнашу мөмкинлеге бирде. РФЛ кысаларында Чаллы футболчылары беренче уеннарын "Газовик" командасына каршы уздыра.

Чарада Чаллы футбол стадионының 1 октябрьдә ачылачагы да мәгълүм булды. Бүгенге көндә биредә төзекләндерү эшләре үткәрелә.

Татарстан Лидеры Рөстәм Миңнеханов инануы буенча, физкультура һәм спорт үсеше республика социаль сәясәтенең иң алгарышлы юнәлеше. Бу өлкәдәге уңышлар, республикада россиякүләм һәм халыкара ярышлар узуы республиканы таныту өчен бик тә зур әһәмияткә ия.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев