Шəhри Чаллы

Чаллы хакиме 90 яшьлек ветеранны котлады

Бүген Яр Чаллы хакиме Наил Мәһдиев 90 яшьлек Дөрия Курмаеваны өенә барып юбилее белән котлады, бүләк тапшырды. Бөек Ватан сугышы һәм тыл ветераны республикабызның Сарман районы Нөркәй авылында күпбалалы гаиләдә туып үсә. Сугыш елларында Казан авиация заводында хезмәт куя, җиңү килсен өчен көнне-төнгә ялгап эшли. 1950 елда сугыштан кайткан фронтовик...

Бүген Яр Чаллы хакиме Наил Мәһдиев 90 яшьлек Дөрия Курмаеваны өенә барып юбилее белән котлады, бүләк тапшырды.

Бөек Ватан сугышы һәм тыл ветераны республикабызның Сарман районы Нөркәй авылында күпбалалы гаиләдә туып үсә. Сугыш елларында Казан авиация заводында хезмәт куя, җиңү килсен өчен көнне-төнгә ялгап эшли. 1950 елда сугыштан кайткан фронтовик Заһид атлы егет белән таныша һәм аңа кияүгә чыга. Яшь пар бәхет эзләп Кыргызстанның күмер чыккан Кызыл-Кыя шәһәренә китә. Биредә алар Комсомольское шахтасында күп еллар хезмәт итәләр. Алар шушында дүрт бала табып тәрбияләп үстерәләр. Курмаевлар гаиләсе 2002 елда Чаллыга кайтып төпләнә. Бүгенге көндә Дөрия апаның 6 оныгы, 4 оныкчыгы бар. Убалалары белән бәхетле гомер итә.

Дөрия Курмаеваның хезмәте хөкемәт тарафыннан мул бәяләнә, ул бик күп медалләргә , мактау кәгазьләренә ия. Шуларның иң кадерлесе "1941-1945 Бөек Ватан сугышы елларында күрсәткән намуслы һәм фидякарь хезмәт өчен" медале.

Наил Мәһдиев чәй өстәле янында 90 яшьлек ветеранга иң изге теләкләрен җиткерде, исәнлек-саулык теләде. Дөрия әби рәхмәт әйтте һәм хакимне озатканнан соң Россия Президентын сайлауда катнашачагын әйтте. Ветеран илебездә һәм дөньяда иминлек ил башлыкларыннан торуын һәм аларга Аллаһы Тәгалә ярдәм бирсен, дип әйтте..

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: