Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Чаллы укучылары каникулларын күңелле үткәрә

Уку елының иң озыен чиреге тәмамланып, 21 марттан мәктәпләрдә язгы каникул башланды. Тугыз көнлек ял вакытында мәктәпләрдә, өстәмә белем бирү учреждениеләрендә балалар өчен күп төрле чаралар оештырыла. Каникул көннәрендә шәһәр балалар һәм яшьләр иҗат сарае да умарта күчедәй гөж килеп тора. Бер мәйданчыкта "Куркынычсыз юл" программасы кысаларында 1нче сыйныф укучылары...

Уку елының иң озыен чиреге тәмамланып, 21 марттан мәктәпләрдә язгы каникул башланды. Тугыз көнлек ял вакытында мәктәпләрдә, өстәмә белем бирү учреждениеләрендә балалар өчен күп төрле чаралар оештырыла. Каникул көннәрендә шәһәр балалар һәм яшьләр иҗат сарае да умарта күчедәй гөж килеп тора. Бер мәйданчыкта "Куркынычсыз юл" программасы кысаларында 1нче сыйныф укучылары өчен юл йөрү кагыйдәләре буенча бәйге бара, икенчесендә - спорт эстафетасы. Бер төркем балалар техник иҗат бүлеге оештырган "Робот это просто" иҗат остаханәсендә (рәсемдә) шөгыльләнәләр - төркемнәргә бүленеп, киңәшләшә-киңәшләшә легодан төрле роботлар ясыйлар.

Иҗат сарае территориясендә "Зеленый берег" экологик сукмагы ярышында катнашучы 5нче сыйныф укучылары өчен язгы кояшлы көн менә дигән уен кәефе тудыра. Балалар маршрут картасы буенча хәрәкәт итеп, 7 ноктада төрле заданиеләр үтәргә тиешләр. Җиңүчеләрне үзәкнең сугышчан дан музеенда бүләкләячәкләр.

"Алтын куллар" VIII республика фестивале кысаларында үзәктә кул эшләре күргәзмәсе эшли. Балалар аны кызыксынып карыйлар, эшләү техникасы турында белешмә алалар, бик тә ошаган кул эшләрен фотога төшерәләр. Үзәк каршында эшләүче "Нур" милли бүлеге 28 мартта ГТОны популярлаштыру юнәлешендә 1-4нче сыйныфлар өчен "ГТО - это весело" дигән спорт уеннары уздырырга әзерләнә. Максатлары балаларны телевизор, компьютерлардан аерып, сәламәт яшәү серләренә төшендерү. Уенда катнашырга 14 мәктәп теләк белдергән. "Татарстан хәзинәләре" дигән программа кысаларында милли бүлек хезмәткәрләре үзәктә булган этнографик музейны яңартып, эшләтә башларга ниятлиләр. Шәһәр балалар һәм яшьләр иҗат сараенда каникулның һәр көне шулай мавыктыргыч һәм файдалы үтә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев