Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Чаллыда 55 меңенче сабый туды һәм 3 меңенче яңа гаилә барлыкка килде

Чаллының "юбиляр" сабые - Альбина һәм Илнар Ямалетдиновлар гаиләсендә туган ир бала - Эмиль. Ул - гаиләдә апасы Сәйдәдән соң, икенче бала. Эмиль исеме латин теленнән тырыш дигәнне аңлата, шуңа да шушы сирәк исемне бирергә уйладык, дип җиткерә әти-әнисе.

Шәһәрнең ЗАГС идарәсендә тагын бер истәлекле вакыйга теркәлде - Чаллыда 3000 нче яңа гаилә барлыкка килде. Ул бәхетле пар ияләре - Гөлназ һәм Артур Вәлиевлар гаиләсе. Идарәдә әлеге гаиләләрне тарихи вакыйга белән котладылар һәм тормышларында уңышлар юлдаш булуын теләделәр.
Эльвира Мөхәмәтдинова http://tatar-inform.tatar

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев