Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Чаллыда аш әзерләү осталыгы буенча инвалид балалар өчен мастер-класс узды

«Татарстан» бизнес-отеленең конференц-залында мөмкинлекләре чикле булган балалар өчен «Мөмкин булган һәм мөмкин булмаган» проект кысаларында мастер-класс узды.Ул инде дүртенче тапкыр үткәрелде. Бу мастер-класс кысасында катнашучы инвалид балалар өстәл бизәү кебек һәнәр алымнарын өйрәнделәр. Аларга салатлар әзерләү өчен яшелчәләрне кисәргә өйрәнү дәресләре бирелде. «Мөмкин булган һәм мөмкин булмаган» проектының төп максаты...

«Татарстан» бизнес-отеленең конференц-залында мөмкинлекләре чикле булган балалар өчен «Мөмкин булган һәм мөмкин булмаган» проект кысаларында мастер-класс узды.Ул инде дүртенче тапкыр үткәрелде.

Бу мастер-класс кысасында катнашучы инвалид балалар өстәл бизәү кебек һәнәр алымнарын өйрәнделәр. Аларга салатлар әзерләү өчен яшелчәләрне кисәргә өйрәнү дәресләре бирелде.

«Мөмкин булган һәм мөмкин булмаган» проектының төп максаты - мөмкинлекләре чикле булган балаларны мастер-класслар һәм тренинглар ярдәмендә тормыштагы социаль-көнкүрештә килеп туган хәлләргә әзерләү. Бу тормыш дәресләре аша балалар тормышта югалып калмаска һәм төшенкелеккә бирешмәскә өйрәнә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев