Шəhри Чаллы

Чаллыда егетләрнең яртысы армиягә яраксыз

Быел Чаллыда 1850 егет хәрби исәпкә куелган. Табиблар исә аларның 872сен армия хезмәтенә яраксыз дип тапкан. Үзәк һәм Автозавод районнар буенча хәрби комиссар Рәшит Ильясов белдерүенчә, ноябрь башыннан инде ил сагына шәһәребездән 132 егет озатылган. Чакырылучыларның соңгы төркеме 9 декабрьдә китәчәк. Һәр өченче шәһәрдәшебез Кара диңгез флотында, Йошкар-Оладагы ракета дивизиясендә,...

Быел Чаллыда 1850 егет хәрби исәпкә куелган. Табиблар исә аларның 872сен армия хезмәтенә яраксыз дип тапкан. Үзәк һәм Автозавод районнар буенча хәрби комиссар Рәшит Ильясов белдерүенчә, ноябрь башыннан инде ил сагына шәһәребездән 132 егет озатылган. Чакырылучыларның соңгы төркеме 9 декабрьдә китәчәк. Һәр өченче шәһәрдәшебез Кара диңгез флотында, Йошкар-Оладагы ракета дивизиясендә, Президент полкында һәм РФ оборона министрлыгының 147нче автомобиль базасында хезмәт итәчәк.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: