Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Чаллыда караклар пенсионерның 113 мең сум акчасын урлаган

64 яшьлек хатын-кызга 25 августта үзен республика банкының берсендә эшләүче итеп таныштырган билгесез кеше шалтыраткан. Ир-ат аңа пенсиясен кабаттан исәпләү турында хәбәр иткән һәм аннан банк картасының реквизитларын сораган.

Пенсионер явыз ниятле бәндәгә мәгълүматны җиткергән. Берникадәр вакыттан соң хатын-кыз хисабындагы 113 мең сум акчаның салдырып алынгануын белгән. Әлеге очрак буенча «Караклык» маддәсе буенча җинаять эше кузгатылган. Явыз ниятле бәндәнең телефон номеры Тула өлкәсендә теркәлгәне ачыкланган.

http://tatar-inform.tatar

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X