Шəhри Чаллы

Чаллыда “Мин сайлауга барам” акциясе узачак

9 сентябрь көнне көндезге икедә Энтузиастлар бульварында "Мин сайлауга барам" акциясе узачак. Аны шәһәребездәге "Татарстан Командасы" иҗтимагый инициативасы оештыра. Чараның максаты - яшьләрнең гражданлык активлыгын күтәрү һәм аларны 18 сентябрьдә узачак җиденче чакырылыш Россия Федерациясе Федераль Собраниесе Дәүләт Думасы депутатлары сайлауларына җәлеп итү.

"Акцияне без яшьләрне җәлеп итәрерлек, үзенчәлекле итеп оештырачакбыз. Махсус стенд каршында теләгән һәр кеше үзенчәлекле һәм кызыклы җөмләләр язылган табличкалар тотып фотога төшә алачак. Гомумән, сайлауларга йөрү бик мөһим. Мин үзем дә аларда һәрчак катнашам. Яшьләрне дә шулай эшләргә чакырам. Бәхетле киләчәгеңне кайгырту нәкъ менә шундый чараларга йөрү белән башлана да", - дип сөйләде акцияне оештыручы "Татарстан Командасы" иҗтимагый инициативасы активисты Давид Арушанян.

Акция барышында республика тасмаларын да таратачаклар.

Моннан тыш социаль челтәрләрдә ТР Үзәк сайлау комиссиясе Татарстан Республикасының "Иҗади яшьләр академиясе" Региональ ижтимагый оешмасы белән берлектә "Минсайлауларгабарам" интернет-марафонында да катнашырга була. Аның асылы - "Мин ни өчен сайлауларга барам?" темасына бер минутлык видеоролик төшереп, аны "Вконтакте" һәм "Инстаграм"га урнаштыру. Иң яхшы, дип табылган эшләр ТР Үзәк сайлау комиссиясеннән рәхмәт хатлары белән бүләкләнәчәк. Интернет-марафон 16 сентябрьга кадәр дәвам итәчәк. Битараф булмыйк, сайлауларда катнашыйк!

Альбина ЗАРИПОВА

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: